Татарстанның Зәй районы Сармашбаш авылы янында Сармаш елгасында 37 яшьлек ир-атның гәүдәсен тапканнар.
«Татар-информ»га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә сөйләүләренчә, коткаручылар һәлак булган ир-атны ярдан 30 метр ераклыкта судан чыгарган.
Һәлак булуның сәбәбе – су объектларында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү.
Чыганак: https://tatar-inform
Нет комментариев