Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татар радиолары волейболда көч сынашачак

29 август көнне татар телендә эшләүче радио хезмәткәрләре арасында 5нче пляж волейболы турниры узачак. Башлану вакыты 13.00

Матчлар дәвамында тамак ялгап, чәй эчеп алу өчен шатер эшләячәк. Теләгән командалар яки үзләре яки җырчы дусларын чакырып берәр җыр җырлап бирергә дә мөмкин!
 
Командалар:
 
1.     “Татарстан” радиосы – турнирның ике мәртәбә җиңүчесе
 
2.     “Татар радиосы” – турнирның беренче елдагы җиңүчесе
 
3.     “Тәртип радиосы” – турнирның икенче елындагы җиңүчесе
 
(моңа кадәр “Т” хәрефенә башланган радиолар җиңгән икән)
 
4.     “Болгар радиосы” – турнирга нигез салучы радио
 
5.     “Күңел” радиосы – турнирга иң ерактан килүче радио
 
6.     “Нократ дулкыннары” – турнирның иң әзерлекле командасы (була иде)
 
7.     “Саба дулкыннары” – турнирның иң яшь вәкиле.
 
һәм игътибар,
 
быел беренче мәртәбә төрле елларда республикабызның әйдәп баручы радиоларында татар телендә эшләгән алып баручы егет – кызлар аерым бер команда булып чыгыш ясый.
 
димәк,
 
8.     “Radio legends” командасы. 
 
 
  •                                                                           Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X