Татарстан Дәүләт Советы 2026-2028 елларга бюджетны раслады
В республике

Татарстан Дәүләт Советы 2026-2028 елларга бюджетны раслады

Депутатларның күбесе әлеге документны хуплады.

Казанда бүген җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының уналтынчы утырышы уза. Төп мәсьәлә республиканың 2026 елга һәм 2027-2028 елларның планлы чорына бюджет проектын икенче укылышта карау булды.

Документ кабул ителде - аның өчен 74 депутат тавыш бирде. Бюджет рәсми расланды. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Татарстан бюджетына 400 млрд сумга якын салым һәм җыемнар кергән.

Чыганак: татарстан24


Нет комментариев