Татарстанда 127 бала ВИЧ-инфекция белән яши
В республике

Татарстанда 127 бала ВИЧ-инфекция белән яши

Татарстан Республикасында ВИЧ-инфекцияле 127 бала яши. Алар барысы да дәвалау курслары үтә. Бу хакта “Татар-информ”дагы матбугат конференциясендә Республика СПИД-үзәгенең медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары Айрат Бешимов сөйләде.

Шулай ук быел ВИЧ-инфекцияле аналар 109 абсолют сәламәт бала тапкан. 

"Сәламәт балалар ничек туа алган? Бу хатын-кызлар йөкле вакытта терапия кабул иткәннәр. ВИЧ ана сөте аша тапшырылганга, инфекцияләнгәннәр күкрәк сөте белән тукланмыйлар», - дип аңлатты Айрат Бешимов.

Чыганак: татаринформ


Нет комментариев