23 февральдә Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтәчәкбез - ул дүшәмбегә туры килә. Димәк, биш көнлек эш атнасы белән эшләүче татарстанлылар өч көн рәттән – 21-23 февраль көннәрендә ял итәчәк.
Шул ук вакытта озын яллар алдыннан соңгы эш көне – 20 февраль – кыска булмаячак, чөнки ул бәйрәм көненнән алда булмый, димәк, эш көне озынлыгын кыскарту өчен нигез юк.
Нет комментариев