Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанлыларның карантиндагы тормышын уңайлы итү өчен Ярдәм порталы эшли

Порталның төп бурычы – карантинда утырганда вакытны мөмкин кадәр уңайлы үткәрү өчен гражданнарга ярдәм күрсәтү һәм мәгълүмат белән тәэмин итү.

(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркы командасы белән берлектә Yardam.ru порталын ачты. Анда коронавирус таралуга бәйле рәвештә карантинда булган республика халкы өчен цифрлы сервислар һәм хезмәтләр турында мәгълүмат тупланган. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

Yardam.ru сайтындагы мәгълүмат ихтыяҗның төрле төрләренә һәм тормыштагы вазгыятькә карап (әзер ризык, азык-төлек продуктлары һәм даруларны өйгә китерү, психологик ярдәм, федераль һәм республика кайнар элемтәсе, белем бирү ресурслары, өйдән торып эшләү, бизнес һәм дәүләт белән онлайн-хезмәттәшлек өчен сервислар) төркемләнгән.

«Бүген барыбыз да коронавирус пандемиясе аркасында гадәти булмаган хәлдә калды. Безнең белән мондый хәл булганы юк иде әле. Барыбыз да шуны аңларга тырыша: тормышыбызны ничек уңайлырак итәргә һәм дәүләт моның өчен нәрсә эшли ала. Шунлыктан бүген үзеңне ничек тотарга, нәрсә эшләргә, кайда мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турындагы мәгълүмат аеруча мөһим", - ди министр.

Yardam.ru сайтында коронавирус хакындагы сорауларга җаваплар, бүгенге вазгыятьтә уңайлы яшәү өчен файдалы сервислар, киңәшләр һәм соңгы яңалыкларны тупланган. "Без тәкъдимнәр каталогын даими киңәйтергә ниятлибез һәм республика халкын, кече бизнесны бу эштә актив катнашырга чакырабыз», - дип искәртте ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин.

Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге шартларда цифрлы сервислар һәм хезмәтләр гадәти тормыш рәвешен дәвам итү өчен беркайчан булмаганча актуаль һәм кирәкле. «Безнең команда республиканың 7 яңа суперсервисын («Мин төзим», «Мин - әни», «Минем сәламәтлек», «Мин - гражданин», «Минем субсидияләр», «Мин – мәктәп укучысы» һәм «Минем күзәтүче») булдыру юнәлешендә эшен дәвам итә. Алар быел эшли башлаячак», - диде министр.

Хәзерге вакытта Yardam.ru сайтында 140тан артык сервис тәкъдим ителгән, аларның 70тән артыгы – азык-төлек продуктлары һәм әзер ризыкны өйгә китерүгә кагыла. Татарстанның товар белән тәэмин итүчеләре һәм хезмәт күрсәтүчеләре (моңа шәхси һәм дәүләт учреждениеләре дә керә) барлык блокларда да бар. Yardam.ru порталына кушылу өчен сайтта мөмкинлек каралган. Тәкъдимнәрне yardam@tatar.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X