Кичә Нырсы авылы мәдәният йорты гөрләп торды - биредә районның 35 еллыгына багышланган фестивальнең чираттагысы узды.
Алтынсу көзнең салкынча, әмма гаҗәеп якты һәм нурлы көнендә авыл үзенә дистәләгән кунак, җыр-моңга гашыйк тамашачы һәм төрле буын вәкилләрен җыйды. Фестивальнең йөзек кашы, һичшиксез, «Беләзәк» фольклор ансамбле чыгышы булды. «Беләзәк» коллективында үткән белән бүгенгене, буыннарны һәм йөрәкләрне моңлы җепләр белән бәйләп, халык иҗатын йөрәккә үткәрерлек итеп җиткерә белүче осталар чыгыш ясый. Нырсы сәхнәсенә чыкканда, артистларның киемнәре үк тамашачыны соклануга мәҗбүр итте.
Теләченең 35 еллык юбилее уңаеннан оештырылган бу чара Нырсы ягы үзешчәннәренең осталыгын тагын бер кат раслады. Мондый фестивальләр булганда, халкыбызның моңлы җыры, көмеш чыңлы бизәкләре һәм буыннар бәйләнеше мәңге яшәячәк.
Нет комментариев