В республике
Тикшерү комитеты Казан эшмәкәрен шартлаткан урыннан ВИДЕО күрсәтте
Татарстан буенча Тикшерү комитеты идарәсе Казан эшмәкәре Михаил Скоблионкка һөҗүм ясалган урыннан видео күрсәтте. Кадрларда шартлау нәтиҗәсендә зыян килгән өстәл янында бер тикшерүченең газонализатор ярдәмендә һаваны үлчәве күренә
Казанның Аркылы Нокса урамында урнашкан Михаил Скоблионк офисында шартлаткыч җайланма
эшләгән. Нәтиҗәдә, бите пешкән эшмәкәрне хастаханәгә озатканнар. Ир-атка республика офтальмология хастаханәсендә операция ясаячаклар, дип
яза Татар-информ.
Эшмәкәргә һөҗүм итүнең сәбәбе аның коммерция эшчәнлегенә бәйле дип фаразлыйлар. Бу хакта Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
Хәзерге вакытта офиста тикшерүчеләр эшли. Тикшерү комитеты җинаять эше кузгатты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев