Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Яңа ел төнендә Казанда автобуслар төнге икегә кадәр йөриячәк

Татарстан башкаласында 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә, метродан тыш, җәмәгать транспортының эш режимы озайтылачак.

Татарстан башкаласында 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә автобус, троллейбус һәм трамвайлар төнге икегә кадәр эшләячәк. Казан Башкарма комитетының Транспорт һәм элемтә комитеты рәисе Айдар Габделхаков мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

«Яңа ел бәйрәмнәрендә, 30 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр, халыкка транспорт хезмәте күрсәтү ял көне графигы буенча оештырылачак. Яңа ел төнендә автобус, трамвай һәм троллейбусларның эш режимы төнге икегә кадәр озайтылачак. Метро 24.00 сәгатькә кадәр эшләячәк», - диде Айдар Габделхаков.

31 декабрьдә шәһәр транспорты 20.00 сәгатькә кадәр – тулы күләмдә, 23.00 сәгатькә хәтле – көндезге режимның яртысы күләмендә, 23.00-2.00 сәгатьләрдә исә кизү режимында эшләячәк.

 

1 гыйнварда шәһәр транспорты пассажирларга иртәнге җидедән 23.30 сәгатькә кадәр хезмәт күрсәтәчәк. Метро исә гадәти режимда (иртәнге алтыдан төн уртасына кадәр) эшләячәк.

«6 гыйнвардан 7сенә каршы төндә, Раштуа бәйрәме уңаеннан оештырылган чаралар төгәлләнгәннән соң, 01.30 сәгатьтә  «Үзәк стадион» тукталышыннан тугыз автобус һәм бер троллейбус бәйрәмгә килгән халыкны шәһәрнең барлык районнарына таратачак», - диде Айдар Габделхаков.

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев