Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Матур шигырьләр

Сиренэ Гатиятова шигырьләре

Бер яхшылык кылсан,кунеленэ

Бер яхшылык кылсан,кунеленэ
Купме рэхэт тойгы аласын!
"Башкаларга мин кирэкмен!"-дигэн
Уй яшэтэ эдэм баласын...
Чын кунелдэн булса,телэклэрен
Чынга ашып,ярдэм итэрлэр!
Кылган савапларын кире кайтыр,
Авар юлда булган киртэлэр!
Омет озгэн чакта,бу доньядан
Котмэгэндэ килер жинеллек!
Юлларына котмэгэндэ чыккан,
Дусларына башын иярлек!
"Яхшылыклар жирдэ ятмас!"- диеп
Борынгылар белми эйтмэгэн!
Синен очен борчылучы булгач,
Димэк,гомерен бушка утмэгэн!
Якын дуслар алар, сирэк була,
Аера бел акны,карадан!
Чын дуслыкны аерасын икэн,
Йолып алса,сине бэладэн!
Кунак табынында утырганнар
Качып китэ авыр вакытта...
Ышанмый тор, тэмле теллелэргэ,
Сабыр гына кот син,ашыкма!

 

Тылсым

Бер жылы суз котэ кунеллэр дэ,
Китер очен кабат яшэреп!
Тылсымлы суз житэ,куер очен,
Тауга тугел,куккэ кутэреп!
Бер матур суз кирэк,тоер очен
Бик бэхетле итеп узенне!
Ул суз житсен иде,коч бирергэ
Каршыларга гомер козенне...
Жылы суздэн туймый инде кунел,
Улчэп кенэ эйтеп булмыйдыр...
Хэерле юл телэп,озатмасан
Хэтта чыккан юллар унмыйдыр...
Жэллэмэгез,матур сузегезне
Жае килгэн саен,эйтегез!
Матур яшэулэрнен сере шунда,
Тылсым кебек булсын сузегез!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

27

0

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев