Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Казанның ЮХИДИ идарәсе авария урыныннан качып киткән машина йөртүчеләрен эзли

Юл һәлакәтләре Бондаренко, Мәүлетов һәм Гаврилов урамнарында булган.

Казан полицейскийлары авария урыныннан качып киткән машина йөртүчеләрне эзли. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

19 ноябрь кичендә Бондаренко урамындагы 26нчы йорт ишегалдында билгесез автомобиль 38 яшьлек хатын-кызны бәрдергән. Зыян күрүче күпсанлы тән җәрәхәтләре алган, ә машина йөртүче авария урыныннан качып киткән.

Кичә көндез Мәүлетов урамындагы 9нчы йорт янында билгесез машина шоферы «Хендэ» автомобиле белән бәрелешкән һәм һәлакәт булган урынны калдырып киткән. Авариядә «Хендэ»ның 20 яшьлек пассажиры зыян күргән.

Шул ук көнне кичен Гаврилов урамындагы 20б номерлы йорт янында 44 яшьлек ир-атны бәрдергәннәр. Машина хуҗасы авария урыныннан шулай ук качып киткән, ә җәяүле төрле тән җәрәхәтләре алган.

Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясе, әлеге юл һәлакәтләрен үз күзләре белән күргән кешеләр булса, (843) 5-333-819, 5-333-848 телефоннары буенча хәбәр итүләрен сорый.

Фото: архив/Рамиль Гали/Татар-информ

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев