Кукмара районындагы авариядә тракторчы ирнең гомере өзелде
Юллар чатында

Кукмара районындагы авариядә тракторчы ирнең гомере өзелде

Авария Купка авылы янындагы юл трассасында була

Район ЮХИДИ хезмәтенненнән алынган мәгълүматларга караганда, кичә, 12 август көнне, 18.20 сәгатьтә Купка авылы янындагы Кукмара-Шәмәрдән-Янсыбы-Зур Сәрдек юлында юл-транспорт һәлакәте була. 62 яшьлек тракторчы артка чигенгәндә идарәне югалтып, К-701 тракторы белән юл кырыена төшеп каплана.

 

Ир-ат алган травмалардан урында ук һәлак була.
фото: район ЮХИДИ хезмәте

Чыганак:   http://kukmor-rt.ru


Нет комментариев