Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

23 февральдә Казаклар авылында яшәүче АСКАРОВА ЛАНДЫШ ИЛГИЗ КЫЗЫның туган көне

23 февраля 2023, 07:17

395

0

0

23 февральдә Казаклар авылында яшәүче АСКАРОВА ЛАНДЫШ ИЛГИЗ КЫЗЫның туган көне

Кадерле кызыбыз, апабыз! Дөньядагы барлык матурлыкны, яктылыкны, яхшылыкны үзенә җыйган киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле, әти-әни дип, туганнарым дип өзелеп торучы кадерле кеше син. Үзең уңган-булган, алтын куллы, төпле фикерле, пөхтә-чиста, өстәлеңдә кайчан килсәң дә сый-хөрмәт, телеңдә гел яхшы теләкләр синең. Без сиңа озын гомер, саулык, бәрәкәтле мул тормыш, күңел тынычлыгы телибез. Киявебез Ришат белән тигезлектә, балалар хәсрәтләре күрмичә, кода-кодагыйлар белән бәхетле мизгелләр кичереп яшәргә язсын.

Башларыңны имә беркайчан да,

Гомерләр бит, кызым, бер генә.

Шөкер итеп яшә бу дөньяда,

Изге гамәл булсын күңелеңдә.

Тормыш йөген тартып киләчәктә

Рәхәтен дә язсын күрергә.

Сыгылма да, бөгелмә дә, кызым,

Җир җимертеп яшә гомергә.

Гомереңнең бигрәк матур чагы,

5 яшь әле гомер башың.

Ирешерсең максат-теләгеңә,

Яннарыңда булса юлдашың.

Килмәсен сиңа кайгылар,

Тимәсен сиңа чирләр.

Һәрчак шундый акыллы,

Һәрчак бул шундый чибәр.

Йоклаганда ике якта

Фәрештәләр утырсын.

Һәркөн иртән күзең ачкач,

Бәхетең көтеп торсын.

 

Иң изге теләкләр белән бабаң Мәхмүт, әтиең Илгиз, әниең Гөлзия, энең Азат, киленегез Фәния, сеңелләрең Азалия, Әдилә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X