«Бай мираслы Теләчем» фестивале, районның оешуына 35 ел тулу уңаеннан, кичә тантаналы рухта, Олы Мәтәскә мәдәният йортында узды.
Бу бәйрәм — районның күпмилләтле мәдәниятенең көзгесе, буыннар арасындагы рухи күперне ныгыту һәм гореф-гадәтләребезне яшь буынга тапшыру максатыннан оештырыла. «Бай мираслы Теләчем» фестивале — ул җыр-бию бәйрәме генә түгел, ул — туган җиргә, әти-әни нигезенә, әби-бабайлар мирасына булган тирән хөрмәт билгесе.
<iframe src="https://vk.ru/video_ext.php?oid=-51900791&id=456243006&autoplay=1" width="640" height="360" style="background-color: #000" allow="autoplay; encrypted-media; fullscreen; picture-in-picture; screen-wake-lock;" frameborder="0" allowfullscreen></iframe>
<iframe src="https://vk.ru/video_ext.php?oid=-51900791&id=456243008" width="640" height="360" style="background-color: #000" allow="autoplay; encrypted-media; fullscreen; picture-in-picture; screen-wake-lock;" frameborder="0" allowfullscreen></iframe>
Олы Мәтәскәдә узган бу чара һәркемнең күңелендә онытылмас якты эз калдыргандыр. Фестивальнең һәр минуты туган якка, туган нигезгә, туган телебезгә булган мәхәббәт белән сугарылган иде.
Мондый матур, эчкерсез һәм бай эчтәлекле чаралар киләчәктә дә дәвам итсен, Теләче җиренең данын еракларга таратсын иде!
<iframe src="https://vk.ru/video_ext.php?oid=-51900791&id=456243007" width="640" height="360" style="background-color: #000" allow="autoplay; encrypted-media; fullscreen; picture-in-picture; screen-wake-lock;" frameborder="0" allowfullscreen></iframe>
Нет комментариев