Бүген Айдар авылында гомер итүче  каләмдәшебез Нурсинә Гайнетдинова үзенең юбилеен билгеләп үтә
Поздравления

Бүген Айдар авылында гомер итүче каләмдәшебез Нурсинә Гайнетдинова үзенең юбилеен билгеләп үтә

Хөрмәтле дустыбыз! Сине гомер бәйрәмең белән котлап иң изге теләкләребезне юллыйбыз! 

Бүген гомер мизгелеңнең матур бәйрәме – хатын-кызның акыл туплаган, асыл, иң күркәм чоры.  Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Киләчәктә  сәламәтлек,  тигезлек,  яңадан-яңа куанычлар, мул тормыш телибез. Әрнү-сагыш белмә, балаларыңның игелекләрен күреп, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен.

 Хөрмәт белән, "Теләче информ" мәгълүмат үзәге коллективы. 

 

Нет комментариев