Матур яшик, Теләчем!
Район яңалыклары

Матур яшик, Теләчем!

Теләченең кабаттан торгызылуына 35 ел тулу уңаеннан баручы «Шигырьләремдә - туган ягым» район бәйгесе тәмамланырга санаулы көннәр калды.

Гомер аты ай-һай чаба,
Кай арада көз җиткән!
Җир – Ананың күкрәгенә
Моңсу нурларын сипкән…

Әйе, дуслар, гомер акса аксын,
Керик тагын алтын көзләргә.
Гомеркәйнең кадерен белеп яшик,
Көз салмасын сагыш йөзләргә.

Тырыш халкым нигъмәтләрен
Куанып җыеп алды.
Басу-кырлар, ян бакчалар
Каралып, бушап калды. 

Көзге муллыкка куанып
Яши Теләче халкы.
Гореф-гадәтләре төрле,
Берсеннән – берсе затлы.

Алар бүген шау-гөр килеп,
Бәйрәмгә әзерләнә.
Йөзләр көләч, күңелләр шат,
Һәрбер йөрәк җилкенә.

Ноябрь – көзгә нокта куя,
Һәр фасылның үз җае.
Теләченең яңадан оешып
Яши башлаган ае.

Өч дистәдән артык гомер
Бик күп эшләр эшләнгән.
Кайсы тармакны алсаң да
Йөз кызарырлык түгел.

35 ел үтеп тә киткән, 
Беркем бирми үз яшен…
Зур уңышларга ирешеп,
Гөрләп яшә, Теләчем!

Төрле милләт халыклары
Дус, тату Теләчедә.
Дуслык күпере өзелмәсен,
Җырлап яшик бүген дә! 

Илләр, көннәр иминләнеп,
Күңелгә шатлык иңсен.
Бүгенге көнгә сөенеп,
Матур яшик, Теләчем! 

Зоя Павлова, Субаш - Теләче, 18 ноябрь.
 

 

 

 

 


Нет комментариев