Балалар сәнгать мәктәбе коллективы Саба аграр көллиятендә  концерт куйды
Район яңалыклары

Балалар сәнгать мәктәбе коллективы Саба аграр көллиятендә концерт куйды

Балалар сәнгать мәктәбе коллективы Саба аграр көллияте студентларына «Дуслык күпере» дип исемләнгән зур иҗади бүләк әзерләде. Бу чара ике буын һәм төрле һөнәр вәкилләрен бер сәхнәгә җыйды.

Концерт Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре  Филарит Гасимов җитәкчелегендәге халык уен кораллары оркестры чыгышы белән ачылып китте. 

Балалар сәнгать мәктәбенең уен кораллары ансамбле
Программаның һәр номеры көчле алкышларга күмелде. Зәринә Әхмәтова һәм Рания Зиннәтуллина җитәкчелегендәге «Әкият» хореография коллективы «Безнең ил» һәм «Сәйлән-бәйлән» биюләре белән залны җанландырды. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ильяс Сафиуллин җитәкчелегендәге гармунчылар ансамбле һәм солистка Резеда Сафина «Авыл көе»н башкарып, күңелләрдә туган якка карата җылы хисләр уятты. Яшь башкаручылар — Азамат Гаязов («Эрбет») һәм Камил Мөхәммәтшин («Яратыгыз») — тамашачыны үзләренең энергиясе белән рухландырды. Концерт программасына ямь өстәп, Илнур Галимов баянда  виртуозларча «Турецкий марш» көен башкарды.

  

Балалар сәнгать мәктәбе коллективы
Сәхнәдә укытучылар  вокаль ансамбленең «Татар халык җырларына тезмә»  һәм «Кеше булып калыйк» җыры, шулай ук укытучылар бию дуэтының «Керәшен» биюе зур осталык белән башкарылды. Рамил Касыймовның баян моңнары һәм Илһамия Нәҗметдинованың тирән эчтәлекле җыры концертның иң дулкынландыргыч мизгелләренә әверелде.

Саба аграр көллияте җитәкчелегенә, укытучыларга һәм студентларга җылы кабул иткәннәре, игътибарлы карашлары һәм дустанә атмосфера өчен зур рәхмәт! Мондый иҗади очрашулар дәвамлы булсын!


Нет комментариев