Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Бүген якташыбыз, Олы Нырсы авылында яшәүче сугыш ветераны Алексей Писарев туган көнен билгеләп уза. Аңа 98 яшь тулды.

11 апреля 2024, 11:13

120

0

0

Бүген якташыбыз, Олы Нырсы авылында яшәүче сугыш ветераны Алексей Писарев  туган көнен билгеләп уза. Аңа 98 яшь тулды.

Хөрмәтле ветеранны әлеге бәйрәме белән котлап, аңа сәләмәтлек, аяз көннәр, җан тынычлыгы, балалар - оныклар тәрбиясендә, һәр туган көнгә  сөенеп яшәвен теләп калабыз! 

Олы Мирәтәк авылында туып үскән егет, 17 яше тулуга, хуҗалык эшеннән туры туган илен сакларга чыгып китә. Ульяновск шәһәрендә танк училищесында кыска срокларда әзерлек курслары уза. Аннары аларның полкы Сталинград фронтында оборона тота. Сугыш кырында аңа танкларның ниндиләрен генә йөртергә туры килми?! Ерак Көнчыгышта булган дәһшәтле сугыш ветеранның бүген дә күңелендә саклана. 1943 елда сугышка чыгып киткән Алексей, Япония самурайларын җиңгәннән соң гына, туган ягына 1951 елда гына әйләнеп кайта.

 

Ихтирам белән, Теләче муниципаль  район Советы һәм Башкарма  комитеты.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев