Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Олы Кибәхуҗа авылында яшәүче яраткан әниебез Ситдикова Алфира Габделхак кызы 25 март көнне 70 яшьлек юбилеен билгеләп узды

27 марта 2024, 08:45

541

0

0

Олы Кибәхуҗа авылында яшәүче яраткан әниебез Ситдикова Алфира Габделхак кызы 25 март көнне 70 яшьлек юбилеен билгеләп узды

Безнең өчен иң кадерле, хөрмәтле, сабыр, изге күңелле, нигезебезнең кояшы булган әниебез! Без сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа булган якты, матур теләкләребез иксез-чиксез. Барыбыз да мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сиңа. Киләчәктә әтиебез белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп итсен үзегезгә.


Шатлык-куанычлар, сәламәтлек,
Юлдаш булсын, әни, гомергә.
Йортыбызны җылытучы учак,
Нур сибүче кояш син безгә.
Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,
Җиткерәбез туган көнеңдә.
Үстердең син безне кеше итеп,
Олы рәхмәт барсы өчен дә.

Иң изге теләкләр белән: әтиебез, балаларың,  кияү-киленнәрең, оныкларың.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев