Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Шәтке авылында гомер итүче безнең өчен бик кадерле булган әтиебез Хәкимов Миңлегариф Касыйм улының 20 апрель көнне 75 яшьлек юбилее

20 апреля 2024, 08:40

107

0

0

Шәтке авылында гомер итүче безнең өчен бик кадерле булган әтиебез Хәкимов Миңлегариф  Касыйм улының  20 апрель көнне  75 яшьлек юбилее

Кадерлебез! 
Сине чын күңелебездән туган көнең белән котлыйбыз. Һәр туар таңың шатлык белән атсын, Аллаһы Тәгалә саулык-сәламәтлек, бәрәкәтле тигез, озын гомер насыйп итсен. Җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге юлдаш булсын. Балаларың һәм оныкларың бәхетенә сөенеп, әниебез белән бергә тигезлектә, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын. Тынгысыз җаны, кешелек-ле, ярдәмчел һәм кунакчыл, бала җанлы һәм эчкерсез булуың, безнең борчуларны йөрәгең аша үткәреп, төпле киңәш биреп, ярдәм итеп торуың өчен мең-мең рәхмәт, әтиебез сиңа.
Әле һаман без дип яшисең син,
Күптән инде зурлар булсак та.
Аз булыр күк синең өчен,
Нинди изгелекләр кылсак та.
Яшәү шатлыгы син безнең өчен,
Яхшылыгын белән үрнәк син.
Авыр чакта сиңа таянабыз,
Безнең өчен һәрчак кирәк син.
Алгы көннәрдә дә бәхетебез,
Булсын иде тулы, түгәрәк.
Синнән җылы алып һаман шулай,
Гомер кичсәк иде бергәләп.


Иң изге теләкләр белән сине яратып һәм хөрмәт итеп тормыш иптәшең Гөлнур, балаларың Ленар-Ильмира, Айсинә-Илнур, Леназ, Айсылу, Динә, Илмир, Айзилә, Илмаз. Бу теләкләргә барлык туганнар да кушыла.

 

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев