1 июнь 2025 яңалыклары
-
Кояшлы, якты, җәйге бәйрәм
Бүген Халыкара балаларны яклау көне. Әлеге уңайдан, Теләче үзәк ял паркында районкүләм бәйрәм чарасы булып үтте.
-
Рөстәм Миңнеханов җәй көне Татарстанның төрле чаралар узачак паркларына килергә чакырды
1 июньнән 31 августка кадәр Татарстан паркларында мастер-класслар, спорт уеннары, китапханә кичәләре һәм концертлар узачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов телеграм-каналында хәбәр итте һәм татарстанлыларны ял итү, саф һавада йөрү өчен паркларга килергә чакырды.
-
Кадерле балалар, хөрмәтле өлкәннәр
1 июнь — безнең барыбыз өчен дә иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе генә түгел, ә безгә — өлкәннәргә балаларның даими игътибарга, кайгыртуга һәм яклауга мохтаҗ булуларын, балаларыбызның язмышы, кем булып үсүләре, аларның киләчәге өчен җаваплы булуыбызны искә төшерү дә ул.
-
1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне
Барыгызны да җәйнең беренче көнендә билгеләп үтелүче, күңелләргә җылылык өстәүче бәйрәм - Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйбыз.