Кояшлы, якты, җәйге бәйрәм
Бүген Халыкара балаларны яклау көне. Әлеге уңайдан, Теләче үзәк ял паркында районкүләм бәйрәм чарасы булып үтте.
Чарада катнашучыларны һәм районыбызның барлык балаларын муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин сәламләде һәм үзенең изге теләкләрен җиткерде.
Азактан, алар – район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова белән берлектә, уку алдынгыларына, фән олимпиадаларында җиңүчеләргә, спорт, мәдәният өлкәсендә дан казанучыларга һәм аларның әти-әниләренә Теләче муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырдылар.
Бүләкләүләр балалар коллективларының, аерым башкаручыларның сәнгать номерлары белән үрелеп барды.
Бәйрәм чарасында шулай ук, сәүдә рәтләре гөрләде, балалар өчен төрле уеннар үткәрелде.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев