1 август 2026 яңалыклары
-
2026 ел башыннан бердәм пособие түләүгә Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге 12 млрд сумнан артык акча җибәрде
Гаиләсендә бер кешегә айлык керем җан башына региональ яшәү минимумыннан артмаган, шулай ук хисап чорында гаиләнең хезмәткә сәләтле һәр әгъзасының кереме хезмәткә түләүнең 8 минималь размерыннан ким булган гаиләләр түләү алуга хокуклы.
-
Татарстанда 38,2 км озынлыкта сулыкларны чистарталар
Татарстанда «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Россия суы» федераль проекты кысаларында су объектларын сәламәтләндерүгә керештеләр. Эшләр Чаллыда Мәләкәс һәм Чаллы елгаларында, шулай ук Казанда Нокса елгасында алып барыла. Участокларның гомуми озынлыгы 38,2 километрга җитә. Бу хакта Татарстан Экология министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
-
Көзгә 2,5 млн кешене вакцинацияләү планлаштырыла
Бу сезонда Татарстанда гриппка каршы 2,5 млн кешене вакцинацияләү планлаштырыла. Бу хакта «Татар-информ»да июль аендагы хәзерге санитар-эпидемиологик хәл турында узган матбугат конференциясендә Татарстан Роспотребнадзор идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
-
Кыяр яфрагы ник саргая
Беренче сәбәп, температурадан тора. Төнлә + 13 тән түбән булса кыярлар үсүдән туктый һәм саргая башлыйлар.
-
Казаннан Антальяга өстәмә рейслар җибәреләчәк
AZUR air авиакомпаниясе 30 июльдән Казаннан Антальяга очышлар санрын арттырды.
-
Юл йөрү кагыйдәләрен машина йөртүчеләр генә түгел, җәяүлеләр дә боза
Ярты елда юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 881 очрагы теркәлгән һәм кагыйдә бозучыларга шулкадәр административ беркетмә төзелгән.