Казаннан Антальяга өстәмә рейслар җибәреләчәк
AZUR air авиакомпаниясе 30 июльдән Казаннан Антальяга очышлар санрын арттырды.
Өстәмә рейслар җәйге расписание тәмамланганчы пәнҗешәмбе көннәрендә — 25 октябрьдә башкарылачак, дип хәбәр иттеләр Казан аэропорты матбугат хезмәтендә.
Хәзер авиаташучы бу юнәлеш буенча атнага биш рейс башкарачак. Очышлар өчен 336 экономик класслы пассажирга исәпләнгән Boeing 767-300 очкычлары, шулай ук 238 пассажир сыйдырышлы Boeing 757-200 очкычлары кулланыла.
Чыганак:веститатарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев