Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Юл йөрү кагыйдәләрен машина йөртүчеләр генә түгел, җәяүлеләр дә боза

Ярты елда юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 881 очрагы теркәлгән һәм кагыйдә бозучыларга шулкадәр административ беркетмә төзелгән.

Узган ел әлеге чорда 548 кагыйдә бозу очрагы теркәлгән булган. Хокук бозучыларның 27 се автомобиль белән исерек хәлдә идарә итүчеләр. Узган ел шушы чорда исерек хәлдә машина белән идарә итүнең 17 очрагы теркәлгән иде.73 машина йөртүче ярамаган урында каршы як полосага чыккан. Узган ел бу сан 50 генә булган.

Юл йөрү кагыйдәләрен машина йөртүчеләр генә түгел, җәяүлеләр дә боза. Быел андыйларның саны 40 ка җиткән. Узган ел җәяүлеләр тарафыннан 35 тапкыр кагыйдә бозу очрагы теркәлгән иде. Быел машинада  таныклыксыз гына йөрүчеләр саны да арткан. Былтыр андыйларның саны 2 генә булса, быел бишкә җиткәннәр.  

Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлеге хезмәткәрләре юлларда сак һәм юл кагыйдәләрен төгәл үтәп йөрү кирәклеген искә төшерә! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев