2 декабрь 2023 яңалыклары
-
Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Татарстан көнен ачты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) Татарстан көнен ачып җибәрде. Республика көне «Россия» күргәзмә-форумы кысаларында үткәрелә.
-
Йөрәк җылысын кушып
1-10 декабрь көннәрендә инвалидлар ункөнлеге үтә. Шул уңайдан, Караширмә клубы каршында эшләп килүче «Миләшкәй» фольклор коллективы Арча районы Яңа Чуриле авылында урнашкан психик авырулар интернатында булып, ярдәм - җылы киемнәр, азык-төлек, башка кирәк-ярак илтеп кайтты.
-
2023 елда Татарстанда 23 меңнән артык гаилә ана капиталын торак алуга тоткан
2023 елда Татарстанда 23 меңнән артык гаилә ана капиталы чараларын торак шартларын яхшыртуга, 9 378 гаилә – балага өч яшь тулганчы ай саен акчалата түләү алуга, ә 7 меңнән артыгы балаларны укытуга юнәлдергән.
-
МИЛӘҮШӘНЕ НИЧЕК УТЫРТЫРГА?
Хәзер миләүшәләрне (фиалка) күчереп утырту өчен кулай вакыт. Миләүшәне яфрактан үрчетергә мөмкин.
-
Ярдәм кирәк
“Балалар иҗат үзәге” туган ягыбызны, илебезне саклап үзләрен аямыйча безнең тынычлыгыбызны саклап госпитальдә дәваланучы егетләребезгә ярдәм итү максатыннан 15 декабрьгә кадәр “Ярдәм” декадасы оештыра.
-
Бездән аерылмагыз
“Теләче” газетасына 2024 елның беренче яртыеллыгына язылу бара.