Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Йөрәк җылысын кушып

1-10 декабрь көннәрендә инвалидлар ункөнлеге үтә. Шул уңайдан, Караширмә клубы каршында эшләп килүче «Миләшкәй» фольклор коллективы Арча районы Яңа Чуриле авылында урнашкан психик авырулар интернатында булып, ярдәм - җылы киемнәр, азык-төлек, башка кирәк-ярак илтеп кайтты.

Интернатта яшәүчеләр бәйли-чигә, яз-җәй айларында матур чәчәкләр утыртып, үз көннәрен үзләре күрергә өйрәнә икән. "Төп максатыбыз – пациентларыбызның тормышын җиңеләйтү. Кашык тотып ашарга өйрәтсәк тә, зур җиңү инде бу", -ди анда эшләүчеләр. 

Кемдер җай чыккан саен зарланырга яратканда, "миләшкәйләр" үзләренең күңелләренә юаныч табып, безнең өчен үрнәк булып, киләчәккә өмет белән яши беләләр. Чын мәгънәсендә башкаларга үрнәк булырлык итеп яши белүегез өчен рәхмәт Сезгә! Кылган игелегегез үзегезгә меңе белән кире әйләнеп кайтсын! 

Зөлфия Ибраһимова.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев