Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

МИЛӘҮШӘНЕ НИЧЕК УТЫРТЫРГА?

Хәзер миләүшәләрне (фиалка) күчереп утырту өчен кулай вакыт. Миләүшәне яфрактан үрчетергә мөмкин.

Яфрагын кисеп алганда, пычак үткен булырга тиеш. Башта пычакны спирт белән сөртеп алам. Бер тапкыр кулланыла торган 50 мл лы пластик стаканга туфрак тутырам һәм яфракны шунда утыртам. Миләүшәләр дә, башка гөлләр дә лампа астында тамырлана.
Миләүшәне утыртырга зәңгәр төстәге капчыктагы “Агробалт” туфрагы алам. Көпшәкләндерү өчен, 2-3 мм диаметрлы пенопласт шарчыклар өстим. Утыртканда туфрагына “Осмокот” дигән ашлама кушам. Бер гөл төбенә тулыр-тулмас 1 чәй кашыгы ашлама җитә. Бу ашлама бик җайлы, чөнки озакка җитә. Аның 2-3; 5-6; 8-9 айга җитә торганнары бар. Мин гөлләргә 5-6 айлыгын алам. Гөл утыртканда кушсагыз, ярты ел ашламаска була дигән сүз.
 

Чыганак: https://vk.com/irekmaydani  Фото: https://www.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев