3 февраль 2016 яңалыклары
-
Ике атнага сузылган Авыл җыеннары тәмам
Ике атнага сузылган Авыл җыеннары тәмам. Аның соңгылары Айдар, Олы Кибәхуҗа, Максабаш, Ачы, Иске Җөри һәм Теләче авылларында булып үтте. - Авыл җирлекләре башлыкларының, тармак белгечләренең чыгышлары авылларыбызның тулы картинасын күзалларга ярдәм итә. Мондый очрашуларда халыкның фикерен, ихтыяҗларын өйрәнәбез. Бу безгә бик кирәк. Дөрес, җыеннарда күтәрелгән мәсьәләләрнең барысын да һәм...
-
Күрмәгәнне – күрдек, күрәселәр – алда әле, яки "Ак барс" маҗаралары дәвам итә
КХЛда чираттагы сезон төгәлләнеп килә. Даими чемпионатта өч-дүрт уен гына уздырасы калды. Ә Гагарин Кубогы өчен төп көрәш әле башланырга гына тора. Өченче Кубокка дәгъва кылырга, дөресрәге плей-оффта катнашырга теләсә, "Ак Барс" өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган - һәр очко кадерле булган финиш сызыгында уңайлы календарь, фәкать үз бозындагы матчлар....
-
Вәсилә Фәттахова: "Бирешмәдем түгел, бирештем..." (Җырчы белән соңгы ИНТЕРВЬЮ, соңгы ФОТОЛАРЫ)
Вәсилә Фәттахованың соңгы чыгышларының берсе - 13нче декабрьдә "Химик" мәдәният каршында мех салонына багышланган бәйрәмдә була. Көн салкын булуга карамастан, анда Вәсилә берничә җыр, әлбәттә, "Туган як"ны да башкара. Тамашачыларны Яңа ел белән котлап, изге теләкләр теләп, анда төп призны уйнатуда да катнаша. Вәсилә Фәттахова белән булган соңгы әңгәмә: Шәһри...
-
Хәния Фәрхи Вәсилә Фәттахованың кызын алу турындагы хәбәр хакында: «Ул бөтенләй дөрес сүз түгел»
Күпләр яраткан Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттахованың арабыздан киткәненә дә бер атна вакыт узды. Шушы бер атна эчендә социаль челтәрләр, сайтлар, матбугат битләре, радио-телевидение әлеге күңелсез хәбәрдән "кайнап" торды. Әлбәттә, халык мәхәббәтен моңлы җырлары белән яулаган җырчының фаҗигасы беркемне дә битараф калдырмады. Вәсиләне озатып, берничә көн үтүгә аның...
-
Иремнең күз яшьләре (булган хәл, зур гыйбрәт)
«Сөембикә» журналын яратып укыйм. Җан тынычлыгы табам аны укып. Гыйбрәт, үрнәк алырлык язмалар да бар. Журнал тышлыгында чыккан чибәр ханымнарга карыйм да: «Эх, бар бит уңган, тырыш кешеләр!» - дим. Үземнең дә шундый булырга хыялланып йөргән чакларым бар иде. Без бит Совет чорында үстек, ә ул чорда мондый бизнесмен хатын-кызлар...
-
Шашлык ашыйм дип чак үлемнән калган
Бер елны Казаннан кайткан аучылар Кырлай урманында кабан дуңгызы аталар да, шунда ук шашлык кыздырып ашыйлар. Соңрак ачыкланганча, әлеге кабан дуңгызы трихинелез белән авырган була. Өлкән яшьтәге аучыларның берсе ай буе һушсыз ята, чак кына якты дөнья белән хушлашмый кала. - Трихинелезны күзгә күренми торган вак йомры суалчаннар тудыра, -...
-
Иске Җөри авыл җирлегендә авыл җыены ничек үтте?
Һәр ел саен авыл җирлекләрендә халык җыеннары үткәрү, халыкның яшәеше, аны борчыган проблемалар турында белергә ярдәм итә. Мәсәлән, Иске Җөри авылы мәдәният йортында узган җыенда яңгыраган сорауларга килгәндә, алар күп һәм төрлесе бар. Урта буын вәкилләрен мәктәптә укучыларны хәләл ризык белән тукландыру, Бердәм дәүләт имтиханнары рус телендә үткәрелү сәбәпле, өлкән...
-
Хоккей уйнаучы Айдар яшьләре: "Афәрин, Рушан, сөендердең!"
Исәнмесез хөрмәтле редакция! Мин сезгә үзебезнең авылыбыз тормышы турында язып үтәсем килә. Безнең Айдар авылы элек-электән, районнан ерак булу сәбәпле, караңгы авыллардан саналган. Әмма соңгы елларда авылыбыз көннән-көн югары үрләр яулый. Бездән чыккан егет-кызлар моның ачык мисалы. Безнең авыл халкы район һәм республика буенча зур уңышларга ирешкән көрәшче егетебез Рамил...
-
Районнарда ташландык җирләрне ачыклау өчен 2 атна вакыт
Татарстан районнарында кулланылышта булмаган бина һәм җирләр калмаска тиеш. Югыйсә, бу - дәүләт акчасын әрәм итү дип саналачак. Кызганыч, республика ташландык хәлдәге бина һәм җирләр проблемасы һаман да актуаль булып кала бирә. Соңгы елларда андый биналарга каршы көрәш үз уңай нәтиҗәләрен бирә башлады башлавын. Ә менә җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә хәл...
-
Табиблар 16 яшьлек хоккейчының гомерен саклап кала алмады
КХЛның даими чемпионаты кысаларында бүген, 3 феральдә, узачак кайбер матчлар 16 яшьлек Александр Ореховны искә алу белән башланачак. СКА клубы җитәкчелеге, мәсәлән, "Автомобилист"ка каршы уен алдыннан трибунада бер минутлык тынлык урнашачак, дип ышандыра. 14 гыйнварда Новосибирскида Үсмерләр хоккей лигасы "Сибирь" төбәге беренчелегендә "Сибирь" (Новосибирск) һәм "Металлург" уены вакытында Орехов авыр...
-
Татарстанда "дуңгыз гриппы"ның 63 очрагы теркәлгән
Ел башыннан Татарстанда "дуңгыз гриппы" белән авыруның 63 очрагы теркәлгән. Бу хакта Россия кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең республика идарәсе җиткерә. Авыручылар арасында 26 бала да бар. Чир йоктыручыларның берсе дә гриппка каршы прививка ясатмаган. 2 февраль көненә республикада - Казан һәм Яшел Үзәндә 2...
-
Таксист Наил Табанаков: "Артистлар да "бомбить" итәмени?" дип еш сорыйлар
Автор башкаручы Наил Табанаков белән Казанның Бертуган Касыймовлар урамында урнашкан балалар бакчасында очраклы рәвештә күрештек. Балаларыбыз бер бакчага йөри икән. Билгеле, очрашкач, сөйләшеп, аралашып киттек. Наил иҗатындагы яңалыклары белән уртаклашты. - Наил, Казан тамашачысы сине югалтты, күптән концерт куйганың юк... - Яңа программа әзерлим. Концертта бары тик тере музыкага тере...
-
Татарстан матбугаты: интернетка өстенлек арта
Быел татарстанлылар арасында интернет форматтагы мәгълүмат чараларына өстенлек бирүчеләр арткан. Газета-журналларга да хәзер күбесенчә махсус электрон портал аша язылалар. Ә аудитория ихтыяҗларына җавап бирә алу - быелгы төп бурычларның берсе булып тора. Кичә Татарстандагы гаммәви мәгълүмат чараларның 2015 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясадылар. "Татмедиа" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр республика агентлыгы коллегиясенең...