Авыручылар арасында 26 бала да бар. Чир йоктыручыларның берсе дә гриппка каршы прививка ясатмаган. 2 февраль көненә республикада - Казан һәм Яшел Үзәндә 2 мәктәп карантинга ябылган. Моннан тыш Казанның биш мәктәбендәге тугыз сыйныфта укулар туктатылган, Арчаның балалар бакчасындагы ике төркемдә карантин игълан ителгән.
Гомумән алганда, республикада эпидемиология чиге - 11,4, ә Казанда 17,4 %ка узылган.
Нет комментариев