Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Шашлык ашыйм дип чак үлемнән калган

Бер елны Казаннан кайткан аучылар Кырлай урманында кабан дуңгызы аталар да, шунда ук шашлык кыздырып ашыйлар. Соңрак ачыкланганча, әлеге кабан дуңгызы трихинелез белән авырган була. Өлкән яшьтәге аучыларның берсе ай буе һушсыз ята, чак кына якты дөнья белән хушлашмый кала. - Трихинелезны күзгә күренми торган вак йомры суалчаннар тудыра, -...

Бер елны Казаннан кайткан аучылар Кырлай урманында кабан дуңгызы аталар да, шунда ук шашлык кыздырып ашыйлар.

Соңрак ачыкланганча, әлеге кабан дуңгызы трихинелез белән авырган була. Өлкән яшьтәге аучыларның берсе ай буе һушсыз ята, чак кына якты дөнья белән хушлашмый кала.

- Трихинелезны күзгә күренми торган вак йомры суалчаннар тудыра, - ди "Россельхознадзор"ның Татарстан Республикасы буенча баш дәүләт инспекторы Рим Фәйзрахманов. - Аның белән хайваннар да, кешеләр дә авырый. Йорт хайнванарыннан ешрак дуңгызларда, этләрдә, күселәрдә, кыргый хайваннар арасында аюларда, кабаннарда, төлкеләрдә, бурсык- ларда һ.б. очрый.

Кеше трихинел кортлары белән зарарланган ит һәм ит продуктлары, йорт шартларында ясалган колбаса, шашлык, кыздырылган ит кулланганда зарарлана. Организмга эләккән трихинеллардан яңа кортлар барлыкка килә башлау белән авыру көчәя. Авыру коса, кан катыш эче китә. Мускуллар авыртуы көчәя, авыру хәрәкәтләнә алмый башларга мөмкин. Йөрәк эшчәнлеге начарая.

Ит бик нык зарарланмаганда авыру артык сизелми. Беренче көннәрдә җиңелчә генә кәеф китәргә, ара-тирә эч китәргә мөмкин. Әмма 2-3 атнадан температура кискен күтәрелә, аяк, кул мускуллары авырта. Авыруны дәвалап була, тик авыр очракларда үлем белән тәмамланырга мөмкин. Зарарланмауның иң ышанычлы юлы - итне теләсә кайдан алмау, аның ветеринария келәймәсе булырга тиеш! Аучыларга кабан итен лабораториядә тикшертү мәҗбүри.

Ильяс Фәттахов

Арча хәбәрләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X