4 май 2026 яңалыклары
-
Казанга керү юлында 3 километр бөке җыелган
Оренбург трактында, Казанга аэропорт ягыннан килеп кергәндә, озын май ялларыннан соң, 3 километрлы бөке барлыкка килгән. Бу участокта юл эшләре бара, дип аңлашыла «Яндекс.Карт» мәгълүматларыннан.
-
«Татарин кубогы» ачык турниры узды
3 май көнне Яшел Үзән шәһәрендә хоккей буенча, 2019 елгы яшүсмерләр арасында, «Татарин кубогы» ачык турниры узды.
-
Бүген +21 градуска кадәр җылы булачак
Бүген, 4 майда, алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшем булмаячак, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология үзәгендә.
-
Теләче өчен тавыш бирүдә катнашыйк
Хөрмәтле райондашлар! 21 апрельдән 12 июньгә кадәр җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү өчен тавыш бирү бара. Әйдәгез, бергәләп катнашыйк!
-
Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә... (район бәйгесе кысаларында)
Гаилә ул – җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була. Гаилә башлыгы – әти, учакны сүндерми тотучы – әни. Ә нәселнең матур гадәт – йолаларын яшь буынга җиткерүчеләр – дәү әни һәм дәү әти. Әбиле – бабайлы бала инсафлы, ягымлы, тәртипле булып үсә. Әйе, кешенең иң зур бәхете - аның гаиләсе. “Агач - яфрагы, кеше баласы белән матур”, - ди халык. Минем гаиләм - авылыбызның иң үрнәк, күркәм, олы хөрмәткә лаек гаиләләренең берсе, авыл халкы алдында абруйлары, дәрәҗәләре зур. Бүгенге язмамның герое – минем дәү әнием, “Татарстанның атказанган терлекчесе “ дигән мактаулы исемгә лаек булган, 41 ел гомерен терлекчелеккә багышлаган Вәсимә Рәхимова.