Казанга керү юлында 3 километр бөке җыелган
Оренбург трактында, Казанга аэропорт ягыннан килеп кергәндә, озын май ялларыннан соң, 3 километрлы бөке барлыкка килгән. Бу участокта юл эшләре бара, дип аңлашыла «Яндекс.Карт» мәгълүматларыннан.
Шулай ук Николай Ершов урамында, Себер трактында һәм Гвардия трактында да хәрәкәт кыенлашкан.. Моннан тыш, бөке Үзәк урамда Салмачида барлыкка килгән. Зур булмаган тоткарлыклар Вознесенск һәм Мамадыш трактларында да күзәтелә.
Шул ук вакытта шәһәр үзәгендә көчле тоткарлыклар юк. Шәһәрдә юл вәзгыяте 5 баллга бәяләнә.
Чыганак:бизнесонлайн
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев