Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә... (район бәйгесе кысаларында)
Гаилә ул – җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була. Гаилә башлыгы – әти, учакны сүндерми тотучы – әни. Ә нәселнең матур гадәт – йолаларын яшь буынга җиткерүчеләр – дәү әни һәм дәү әти. Әбиле – бабайлы бала инсафлы, ягымлы, тәртипле булып үсә. Әйе, кешенең иң зур бәхете - аның гаиләсе. “Агач - яфрагы, кеше баласы белән матур”, - ди халык. Минем гаиләм - авылыбызның иң үрнәк, күркәм, олы хөрмәткә лаек гаиләләренең берсе, авыл халкы алдында абруйлары, дәрәҗәләре зур. Бүгенге язмамның герое – минем дәү әнием, “Татарстанның атказанган терлекчесе “ дигән мактаулы исемгә лаек булган, 41 ел гомерен терлекчелеккә багышлаган Вәсимә Рәхимова.
Дәү әнием үзенең хезмәт эшчәнлеген 1967 нче елда , 8 нче классны тәмамлаганнан соң башлап җибәрә. Яхшы тормыш эзләп, шәһәргә чыгып китмәгән, «монда тудык, монда кеше булдык», дип, тормышын авыл белән бәйли. 15 яшьлек кыз җәй айларында бертуган Сәвия һәм Нәсимә апаларын ял иттерә, аннан соң үзе дә дуңгыз фермасында симертү группасына урнаша.
1968 нче елның көзендә сыер савучы булып эшли башлый. Дәү әнием элеккеге чорда барлык эшне дә кул белән эшләгәнне искә ала. Капчыклап фураж, чиләкләп сөт, апара ташуларны онытырлык түгел... 16 яшьтән 20 – 25 сыер, берничә елдан 30 сыерны кул белән сауган. Яшь кыз тырышып, күңел биреп эшли, үзенең уңганлыгы, чисталыгы, һәр эшне җиренә җиткереп башкаруы белән аерылып тора.
Авылыбызның эшсөяр егете, минем дәү әтием Васил белән күркәм гаилә корганнар. Төп йортка килен булып төшеп, кайнана – кайнатасын хөрмәтләп яши. "Әнием", “әтием”,"кызым" дип кенә торалар алар бер-берсенә. Гаиләнең шулай бердәм, тату булып яшәвенең сере дә нәкъ менә шундадыр, мөгаен.
Өендә - уңган килен, эшендә алдынгы савымчы була минем дәү әнием. Иртәнге сәгать 4 тә фермада эшне башлыйлар, сыерларны 3 тапкыр савалар. Җәйге айларда сыерларны җәйләүгә күчергәч, фермаларны төзекләндерәләр: идәннәрдәге ташларны ватып, чистарталар, багана чокырлары казыйлар. Башка колхозчылар белән бергә чөгендер басуында эшләргә дә өлгерәләр. Көз көне чөгендер, бәрәңге траншеяларын, силос чокырын күмү дә савымчыларга йөкләнгән. Сыерларны аппарат белән сава башлагач та, җәй көннәрендә кул белән сауганнар. Җәйләүдә дежур торганда урманнан утын ташып, су җылытып, 70 – 80 фляга юганнар. “Сыер саву - катлаулы, зур игътибар һәм көч сорый торган хезмәт. Монда терлекләр белән аралаша белергә, төркемдәге сыерның һәрберсенә аерым мөнәсәбәттә булырга кирәк. Иртәнге сәгать 3 тә тору гына ни тора... Әлеге һөнәрнең тагын бер ягы – сыер савучылар ел әйләнәсе, бәйрәмсез, ялсыз, һәр көнне эшли, “– дип сөйли дәү әнием.
Ул еллардагы савымчыларның фидакарьлегенә, тырышлыгына, сабырлыгына хәйран калырлык... Туган якка булган мәхәббәт хисләре, авыл тормышының күңелгә ятышлы җылы дулкыннары эшләренә зур теләк һәм күңел күтәренкелеге биреп торгандыр, мөгаен.
Әйе, җиң сызганып эшләгәндә генә, хезмәтнең татлы җимешләрен күрергә мөмкин. 1996 нчы елда дәү әниемә “Татарстанның атказанган терлекчесе “ дигән мактаулы исем бирелә.
Соңгы 11 елда, 56 яшенә кадәр дәү әнием сыерларны бозаулату группасында эшләгән. Аның карамагында 36 тана булган. Аларны көненә 3 тапкыр савып, кырып, юып, асларын чистартып тору өчен зур хезмәт таләп ителә. Дәү әнием әйтүенчә, терлекчегә җитезлек һәм тырышлык кирәк, чөнки һәр нәрсәнең үз вакыты бар.
Әлбәттә, мондый тынгысыз хезмәттә аның төп таянычы – гаиләсе була. Уллары Хәлим, Фаил, Данис һәрвакыт әниләре янына булышырга киләләр. Кечкенәдән эш сөеп үскән егетләр тормышта да сынатмыйлар, һәркайсы тырышлыклары, уңганлыклары белән аерылып торалар. Данис абыем башланганнан бирле махсус хәрби операциядә хезмәт итә. Без аның исән – сау әйләнеп кайтуын көтәбез.
Дәү әнием хезмәтендә генә түгел, тормышта да искиткеч тырыш, уңган хуҗабикә, бөтен эшкә дә өлгерүче килен, өч ир балага менә дигән әни булган. Хәзерге вакытта да ул авылыбызда иң оста аш – су остасы булып санала. Минем әнием Людмила да дәү әнием кебек хезмәтендә дә, тормышта да алдынгы, үзенең гадилеге, игътибарлылыгы, зирәклеге, хезмәт сөючәнлеге белән авылдашларыбызның ихтирамын казанды.
Минем дәү әтием – Васил да тырышлыгы, уңганлыгы, ачык йөзле, киң күңелле, ярдәмчел булуы белән аерылып тора. Үзенең хезмәт юлын 1967 нче елда башлап җибәрә: тракторчы, шофер һөнәрен үзләштерә. 1969 – 1971 нче елларда армия сафларында хезмәт итеп кайткач, озак еллар туган авылыбызда шофер булып, 12 ел механик булып хезмәт итә. Пенсиягә чыккач та 5 ел ындыр табагында эшли.
Дәү әнием белән дәү әтием бүгенге көндә лаеклы ялда, уртанчы уллары - минем әтием Фаил белән киленнәре – минем әнием Людмила хөрмәтендә яшиләр, хуҗалык эшләрендә булышалар. Һәрвакыт безне тәмле ашлар белән каршы алалар, догалар укып озатып калалар.Узган елда алтын туйларын билгеләп үттеләр. Биш дистә елдан артык бергә гомер итүче дәү әнием белән дәү әтием, Вәсимә һәм Васил Рәхимовлар, матур гаилә төзү өчен тырыш, сабыр булырга, бер – береңне хөрмәт итәргә кирәк, диләр. Үзләрендә булган матур сыйфатларны балаларына тапшыра алганнар.
Без, аларның оныклары, гаиләбездәге күркәм сыйфатларны саклап, буыннан – буынга килгән матур традицияләрне дәвам итәргә тиешбез.
Киләчәктә дә гаиләбез матур, тату, тигез булсын. Дәү әнием белән дәү әтием сау – сәламәт булып, безнең тормышыбызны бизәп торсыннар.
Айзилә Рәхимова, Шәтке урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев