Пермьнән Анталиягә оча торган самолет техник сәбәпләр буенча Казанда тукталган
Пермьнән Анталиягә оча торган Аirbus 321 лайнеры техник сәбәпләр буенча, иртәнге 4.47 сәгатьтә "Казан" халыкара аэропортында тукталган. Бу турыда "Татар-информ"га аэропортның матбугат сәркатибе Гадел Гатауллин хәбәр итте.
Самолет бортында 214 пассажир булган.
"Хәзерге вакытта авикомпания вәкилләре федераль авиация кагыйдәләре буенча эшли", дип өстәде аэропорт вәкиле.
- Пермьнән Анталиягә оча торган самолет Казанда экстрен тукталыш ясаган, дип хәбәр иткән идек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев