7 март 2023 яңалыклары
-
Казанда Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм тантанасы узды
Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында Халыкара хатын-кызлар көне бәйрәм тантанасы узды.
-
Җиңүчеләрне бүләкләделәр
Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесе җиңүчеләрен котладылар.
-
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр
Теләче муниципаль районында җирле үзидарәне үстерүгә керткән өлеше өчен Олы Мишә авыл җирлеге башлыгы Җамалетдинов Фиргать Билалетдин улы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
“Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен” медале белән бүләкләнде
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга лаеклы өлеш керткәне өчен Иске Җөри авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Хәйруллина Райлә Фоат кызы “Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен” медале белән бүләкләнде.
-
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде
Агросәнәгать комплексы системасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен Теләче район дәүләт ветеринария берләшмәсенең баш бухгалтеры Нәбиуллина Земфира Әсрар кызы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
-
«СалаваTik»лар яратырга чакыра
Интернетта «СалаваTik»лар башкаруында «Яратыгыз!» җырының видеосы дөнья күрде.
-
Котлыйбыз!
Район сәнгать мәктәбенең гитара сыйныфы укучылары Рәйхан Зиннәтуллин, Радмир Кузьмин һәм Мария Горохова, Алеева М. Т. җитәкчелегендә, «Талантлар парады» төбәкара балалар иҗаты фестиваль-конкурсының 1 дәрәҗә дипломантлары булдылар. Котлыйбыз!
-
«Манзара” тапшыруында райондашларыбыз
Иртәгә, ягъни 8 март көнне, ТНВ да, «Манзара” тапшыруында, 06.00 -08.00 сәгатьләрдә, райондашыбыз Социалистик Хезмәт Герое Гөлбикә апа Кәримовага һәм татар ашлары остасы Юныс Әхмәтҗановка багышланган тапшыру булачак. Карамый калмагыз!
-
Тырыш, гади халыкчан шәхесне күпләр үз итә
Рашат Мияссәр улы Низамиев Теләче районы Олы Мишә авылында туган язучыларыбызның берсе.
-
Профилактическое мероприятие «Встречная полоса»
Движение по встречной полосе является одной из наиболее распространенных причин дорожно-транспортных происшествий с трагическими последствиями. В таких авариях страдают, как правило, не только нарушители, но и другие участники дорожного движения.
-
“Ак күңелле әниләр” дип исемләнгән кичә
Теләче җирлекара китапханәсендә, якынлашып килүче 8 март халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, “Ак күңелле әниләр” дип исемләнгән кичә уздырылды.
-
Аномаль җылы һава килә
Казан федераль университетының метеорология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев бу көннәрдә Татарстанда нинди һава урнашачагы турында сөйләгән.
-
Эмоциональ «яну»дан ничек котылырга?
Күңел төшенкелеге түгел! Эмоциональ «яну» турында сөйләгәндә, белгечләр шулай ди. Соңгы арада психологларга нәкъ менә шушы халәттән зарланып килүчеләр саны арткан. Эмоциональ «яну» нәрсәсе белән куркыныч? Аны ничек чамаларга? Ничек сакланырга? Педагог-психолог, балалар психологы Регина Фәхрисламова белән шул хакта сөйләштек.
-
Теләчегә эш сәфәре белән
Теләчегә эш сәфәре белән «Коррупциягә каршы Бизнес» коммерцияле булмаган автоном оешмасы проектлары җитәкчесе Рания Шәрәфиева, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкилнең иҗтимагый кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Гөлназ Ракова килде.