Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Ак күңелле әниләр” дип исемләнгән кичә

Теләче җирлекара китапханәсендә, якынлашып килүче 8 март халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, “Ак күңелле әниләр” дип исемләнгән кичә уздырылды.

Әлеге кичәдә  бүгенге көндә  уллары махсус хәрби операциядә һәм армия хезмәтендә  булган мәдәният хезмәткәрләренең әниләре һәм тормыш иптәшләре чакырылды.Тәбрикләү сүзе белән кичәне Теләче җирлекара китапханәләр директоры Дәүлиева Ризидә Миннехан кызы  ачып җибәрде. Чара барышында солдат әниләре хөрмәтенә Диләфрүз Имамиева башкаруында матур җырлар яңгырады. Кичәгә чакырылган кунакларыбыз үзләренең уй-кичерешләре белән уртаклаштылар. Әниләребезгә изге теләкләр теләп бәйрәм бүләге һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Бәйрәм чәй табыны артында җылы әңгәмә белән дәвам итте. Барыбыз да илебез сагында торучы егетләребезнең исән-сау туган якларыбызга кайтуларын көтеп калабыз. Шулай ук әлеге кичәгә багышлап уку залында “Иң якты кояшым син, әнием!”дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды.

 Чыганак: #теләчеүзәккитапханәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев