Аномаль җылы һава килә
В республике

Аномаль җылы һава килә

Казан федераль университетының метеорология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев бу көннәрдә Татарстанда нинди һава урнашачагы турында сөйләгән.

8 марттан һава температурасы күтәрелү фаразлана. Переведенцев билгеләп үткәнчә, температура нормадан 4-5 градуска югарырак булачак. Төнге температура +5 градуска кадәр күтәрелсә, көндезге сәгатьләрдә +6 һәм аннан да җылырак.

Әмма бу – вакытлыча җылыту. Атна азагына кадәр генә шулай булачак. Кар явачак. Термометрның терекөмеш баганасы “плюс” күрсәтә башлауга, карны яңгыр алыштырачак.

Чыганак: https://vatantat.ru/2023/03/106650/

Чыганак: 


Нет комментариев