7 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Мәчеттән акча урлап спиртлы эчемлекләр сатып алган
Арчадагы мәчетләрнең берсенә И. Гарифуллин төнлә исерек хәлдә акча урларга дип килә. Ул мәчеткә кергәндә куелган тартманың йозагын ватып, 7 мең сумнан артык акча урлый. Әмма икеләтә сакланышы булган тартмадагы барлык акчаны урлап бетерә алмый. Акчаны, нигездә, спиртлы эчемлекләр алуга тота. Суд аны 1 ел 6 айга төзәтү эшләренә хөкем...
-
Чит ил теле буенча Бердәм дәүләт имтиханы мәҗбүригә әйләнәчәк
Чит ил теле буенча Бердәм дәүләт имтиханы 2022 елдан мәҗбүригә әйләнәчәк. Хәзерге вакытта чит ил телләрен укыту сыйфатын күтәрү программалары әзерләнә, дип хәбәр иткән РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов. "Әлбәттә, моңа кадәр мәктәптә чит ил телләрен укыту сыйфатын күтәрү программасы булдырылачак - хәзер педагоглар җәмәгатьчелеге мәктәптә филологик белем...
-
«Мәгарифтә югары сыйфат өчен» рейтингында Теләче районы республика күләмендә кызыл исемлектә – арттан өченче
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы узган 2014-2015 уку елы нәтиҗәләре буенча муниципаль берәмлекләрнең рейтингын төзеде. Биредә «Мәгарифтә югары сыйфат өчен» рейтингында Теләче районы республика күләмендә кызыл исемлектә - арттан өченче. Район мәктәпләренең үзара рейтингына күз салсак, 75 балл белән Үзәк урта мәктәбе, 74 балл белән Теләче һәм Шәтке урта мәктәпләре...
-
Бердәмлектә - көч!
28 август көнне Республика көненә багышлап үткәрелгән "Безнең Республика: Без булдырабыз! Без бергә! Татарстан Республикасы көне белән!" дип исемләнгән балалар открыткалары бәйгесендә җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы узды. Җиңүчеләргә Татарстан символы төшерелгән бүләкләр наборы тапшырылды. Бәйгедә 29 районнан 375 эш катнашты. Балалар өч төркемгә бүленеп көч сынаштылар. Бәйгене оештыручылар тарафыннан бүләкләр төркемнәрдәге...