28 август көнне Республика көненә багышлап үткәрелгән "Безнең Республика: Без булдырабыз! Без бергә! Татарстан Республикасы көне белән!" дип исемләнгән балалар открыткалары бәйгесендә җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы узды. Җиңүчеләргә Татарстан символы төшерелгән бүләкләр наборы тапшырылды. Бәйгедә 29 районнан 375 эш катнашты. Балалар өч төркемгә бүленеп көч сынаштылар. Бәйгене оештыручылар тарафыннан бүләкләр төркемнәрдәге...
"Президент белән бергә!" хәрәкәте быел апрель аенда оешты. Аның максаты - барлык татарстанлыларны бергә туплау белән Президент программаларын һәм башлангычларын тормышка ашыруда реаль ярдәм күрсәтү.
"Президент белән бергә!" иҗтимагый хәрәкәте бүген республикабызның барлык районнарында да актив эшчәнлек алып бара. Активистлар көн саен республика буенча 150 дән артык чара үткәрә. Мондый чаралар районыбызда оешкан хәрәкәт вәкилләре тарафыннан да үткәрелеп килә. Аларның актив эш алып баруларын без "Язгы шәфкатьлелек атналыгы"нда, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылау чараларында, районкүләм "Үз агачыңны утырт!" дип исемләнгән агач утырту акциясендә, Теләче Сабантуенда, районкүләм ГТО нормативларын тапшыру чарасында, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан үткәрелгән бәйрәм чараларында, Казан Сабантуенда һәм Белем көне тантаналарында ачык күрдек. Иҗтимагый хәрәкәт лидерлары Теләче Сабантуенда "Спорт сөюче Татарстан" дип исемләнгән мәйданчык булдырганнар иде. Әлеге мәйданчыкта йөзләгән райондашларыбыз ГТО нормативларын тапшырып, үзләренең көчләрен сыный алдылар. Иң элек актив катнашучыларга Мактау грамоталары, истәлек бүләкләре тапшырылды. Алар арасында муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов һәм бәйрәмебезнең мәртәбәле кунаклары да бар иде.
Район башлыгының аппарат җитәкчесе, "Президентыбыз белән бергә" иҗтимагый хәрәкәтенең райондагы кураторы Илдар Мөбинов белдергәнчә, әлеге хәрәкәт вәкилләре бу көннәрдә авыл җирлекләрендә үтә торган "Авыл җыеннары"ында актив эш алып баралар. Алар җыеннарда халыкны булачак сайлауларга әзерлиләр, алар белән җанлы әңгәмәләр үткәрәләр.
- Әлбәттә, эшчәнлекләренең иң актив чоры язгы айларга туры килде. Бу вакытта алар тирә-юньне, ял паркларын чистарту, агач утырту өмәләрендә зур активлык, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан сугыш һәм хезмәт ветераннарына, сугыш чоры балаларына кадер-хөрмәт күрсәттеләр. Мондый игелекле гамәлләр бер сайлау алды кампаниясе белән генә чикләнеп калмасын иде. Хәрәкәттә чарланган эш ысуллары, күркәм традицияләр алга таба да дәвам итәр дигән ышаныч бар. Әлеге алымнар, гадәтләр яшьләребез өчен хезмәт һәм тәрбия мәктәбе булачак. Ул аларның яшәү рәвешенә әйләнсен иде. Хәзер исә безнең алда Президент сайлаулары алдыннан актив агитация алып бару һәм сайлауларны гадел һәм тыныч итеп үткәрү бурычы тора, - дип таныштырды ул иҗтимагый хәрәкәтнең бүгенге һәм киләчәк эшчәнлеге белән.
Фәнил Нигъмәтҗанов
Автор фотосы.
Нет комментариев