11 декабрь 2015 яңалыклары
-
Гөлназ Сираева Теләчедәге туганнарын ничек тапкан? Җырчының үзе белән әңгәмә
Районыбыздан чыккан талантлы кешеләр арасында кемнәр генә юк. Артист дисеңме, җырчы, язучы, фән эшлеклеләре... Һәм аларның һәркайсы районыбыз өчен алтын бөртегедәй кадерле. Җырчы - якташларыбыз исемлегенә тагын бер сандугач өстәлде. Танылган җырчы Гөлназ Сираева күптән түгел Теләчедә үз туганнарын эзләп тапкан. "Кайтабыз да китәбез шул" җырын җырлап йөрүче Гөлназ, хәзер...
-
Бу ялларда “Уятмакчы булсаң халык күңелләрен...” фестивале кайсы авылларда узачак?
"Уятмакчы булсаң халык күңелләрен..." районкүләм сәнгать фестиваленең чираттагы концерты 11 декабрь көнне Тиләҗе һәм Олы Мишә авыллары мәдәният учакларында узачак. Шимбә көнне авылдашлары һәм жюри алдында Үзәк һәм Иске Җөри авылы үзешчәннәре имтихан тотачак. Фестиваль кысаларындагы әлегедәй концертлар 15 декабрьдә Максабаш һәм Югары Кибәхуҗа авылларында узачак. Хөрмәтле райондашлар, концертларга рәхим...
-
Теләчедә "Бизнес-десант" исемле семинар узды
ТР Икътисад министрлыгы 2 декабрь көнне Теләче муниципаль район Советының актлар залында эшмәкәрләр өчен "Бизнес-десант" тематикасы исеме астында белем бирү семинары үткәрде. Семинарда катнашучыларга әзер бизнес-идеяләр тәкъдим ителде. Бу бизнес идеяләргә документлар инде әзер, бары тик теләгән һәркем бизнес-комплектлар ярдәмендә үз эшен башлап җибәрә ала. Семинарда катнашучыларга "Эшмәкәрлек фабрикасы", "Ваш...
-
Пиротехника белән сак булыйк
Яңа ел бәйрәмнәре җитү белән янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре пиротехника белән сак булырга чакыра. Статистика күрсәткәнчә янгыннарның күпчелеге торак йортларда була. Янгыннар еш кына көнкүрештә гади генә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәгәнлектән килеп чыга. Иң киң таралган янгыннарның берсе булып ут белән саксыз эш итү санала. Хөрмәтле Теләче районы халкы һәм...
-
Кыйныйм, көн саен кыйныйм хатынны... (булган хәл)
Кайчан икәнен тәгаен генә хәтерләмим, сүз ара-сүз чыгып, бер авылның икмәк басуында районның авыл хуҗалыгы буенча зур бер белгече сөйләгән иде бу вакыйганы. Ул вакытта бу хәлне гаҗәпкә калып тыңладым, ә сөйләүченең төпле фикерләре, үзенчәлекле сөйләм манерасы кулыма каләм алып, шушы вакытта булганнарны язарга мәҗбүр итте. Сүз, авыл ирләренең эчеп...
-
Укучылар да коррупциягә каршы көрәшә. Иске Җөри мәктәбеннән репортаж
9 декабрь - Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне иде. Әлеге дата 2004 елдан бирле билгеләп үтелә. Ел саен районыбыз мәктәпләрендә шул уңайдан хокук саклау органнарында эшләүчеләр катнашында очрашулар уза. Иске Җөри урта мәктәбендә «Без кор-рупциягә каршы» дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында сөйләшү узды. Чарада район прокуроры урынбасары Рамил Зиннатуллин, муниципаль...
-
Баулы сәнгать мәктәбендә пакет белән "шартлаткыч" калдырып киткәннәр
Кичә Баулыдагы балалар сәнгать мәктәбендә билгесез кеше калдырып киткән шикле пакетка тап булганнар. Әлеге ят табылдыкны беренче булып киенү-чишенү бүлмәсендә эшләүче хезмәткәр күреп алган. Ул бу хакта тизрәк мәктәп җитәкчелегенә хәбәр итә. Тиз арада бинадагы кешеләрне чыгаралар, җирле полиция бүлегенә хәбәр ителә. Пакетта бомба муляжы табыла. Шунысы игътибарга лаек: пакетны...