Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Гөлназ Сираева Теләчедәге туганнарын ничек тапкан? Җырчының үзе белән әңгәмә

Районыбыздан чыккан талантлы кешеләр арасында кемнәр генә юк. Артист дисеңме, җырчы, язучы, фән эшлеклеләре... Һәм аларның һәркайсы районыбыз өчен алтын бөртегедәй кадерле. Җырчы - якташларыбыз исемлегенә тагын бер сандугач өстәлде. Танылган җырчы Гөлназ Сираева күптән түгел Теләчедә үз туганнарын эзләп тапкан. "Кайтабыз да китәбез шул" җырын җырлап йөрүче Гөлназ, хәзер...

Районыбыздан чыккан талантлы кешеләр арасында кемнәр генә юк. Артист дисеңме, җырчы, язучы, фән эшлеклеләре... Һәм аларның һәркайсы районыбыз өчен алтын бөртегедәй кадерле. Җырчы - якташларыбыз исемлегенә тагын бер сандугач өстәлде. Танылган җырчы Гөлназ Сираева күптән түгел Теләчедә үз туганнарын эзләп тапкан. "Кайтабыз да китәбез шул" җырын җырлап йөрүче Гөлназ, хәзер Теләчебезгә, төгәлрәк әйтсәк Орымширмә авылына да кайткалап йөрер инде.
Чөнки Гөлназ Сираеваның биредә туганнары яши. Орымширмә, Гөлназның бабасының туган авылы. Туганнарын эзләп табу тарихы турында без Гөлназ Сираеваның үзеннән сораштык.
- Бу хәл көтмәгәндә булды дисәм ялгышлык булыр. Чөнки кайдадыр Теләче районы Орымширмә авылында минем әниемнең туганнары яши дигән уй гел күңелдә йөрде. Мин аларны эзләп табуны болайрак күз алдына китерә идем. Шул авылга барам да, урамда очраган берәр бабайдан: - Сез Гәбделхәй бабамны белә идегезме?, - дип сорармын дип уйлый идем. Тик хәзер Интернет заманы бит. Мин дә Интернет челтәреннән Орымширмә авылының махсус группасын эзләп таптым. Кыек атып туры тидергәнмен. Галия Габделхакова дигән кешегә хат язып салдым. "Сезнең фамилиягез, минем бабамныкы шикелле, бәлки минем туганнарны беләсездер?", - дип яздым әлеге апага. Ә ул миңа, әниеңнең исеме Гөлүсәме?, - дип җавап бирде. Шуннан бар да аңлашылды, Галия апа әниемнең икетуган сеңлесе булып чыкты.
- "Яңа тапкан" туганнарыгыз белән очрашу ничегрәк булды?
- О-о, ул очрашуны гомердә дә онытасым юк. Минем әбием бабам белән озак яшәмәгәннәр. Әнием дә әтисен бик үк хәтерләми, ә үскәч кенә күргәнем бар, дип сөйли иде. Әнием ягыннан туганнар бөтенләй юк. Шуңа да минем өчен Орымширмә авылында туганнарны табу бик зур сөенеч булды. Алар мине якты йөз, мул табыннар белән каршы алды. Галия апа барлык туганнарны да түгәрәк өстәл артына җыйган иде. Рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык.
- Моңарчы Теләчегә кайтканыгыз бар идеме?
- Юк дип әйтсәм, ялгыш булыр. Концерт белән чыгыш ясарга кайткан бар иде. Саба якларына кайткан вакытта да Орымширмәне, бу минем бабамның авылы булырга тиеш, дип узып китә идем. Хәзер менә аралар якынайды инде. Теләчене чын мәгънәсендә туган ягым дип атый алам!
Әнә шулай Гөлназ үз туганнарын таба. Ни кызганыч, әнисе генә бу дөньядан иртә китеп бара. Әбисе дә үлгәч, туганнарын табу теләге тагын да ныгый төшә. Ни дисәң дә, туганлык җепләре үзенекен итә шул. Юкка гына җырчы үзе "Туганлыкларның көче" дип җырламыйдыр. Гөлназ Сираева белән "туганлашкан" Галия апа белән дә аралаштык. Галия апаны районда белмәүчеләр сирәктер, оста чәчтарашка кемнәр генә мөрәҗәгать итми калды икән?! Шунысы кызык, Гөлназ Сираеваның әнисе Гөлүсә ханым да гомере буе, белеме буенча медицина хезмәткәре булса да, чәчтараш булып эшләгән.
- Гөлназ миңа язгач та, шулкадәр сөендем. Гөлүсә - әтиемнең абый-сының кызы, аныңы барлыгын белә идек, танылган җырчы Гөлназ Сираеваның аның кызы дип башыбызга да китермәдек. Ул шулкадәр ачык, нечкә күңелле кеше булып чыкты. Әллә кайчан аралашкан туганнардай кунакка кайтты безгә. Хәзер инде гел аралашып, хәл-әхвәлләрне белешеп торабыз. Аның әнисе белән бер дә очрашканым булмады, менә кызы белән очрашулар насыйп булды, - диде Галия апа.
Гөлназ Сираева бүген Чаллы шәһәрендә яши. Төрле концерт, тамашалар аның чыгышыннан башка узмый. Тамада эшен дә алып бара. Тормыш иптәшенең үз бизнесы бар.
Лилия Кыямова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев