Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Пиротехника белән сак булыйк

Яңа ел бәйрәмнәре җитү белән янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре пиротехника белән сак булырга чакыра. Статистика күрсәткәнчә янгыннарның күпчелеге торак йортларда була. Янгыннар еш кына көнкүрештә гади генә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәгәнлектән килеп чыга. Иң киң таралган янгыннарның берсе булып ут белән саксыз эш итү санала. Хөрмәтле Теләче районы халкы һәм...

Яңа ел бәйрәмнәре җитү белән янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре пиротехника белән сак булырга чакыра. Статистика күрсәткәнчә янгыннарның күпчелеге торак йортларда була. Янгыннар еш кына көнкүрештә гади генә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәгәнлектән килеп чыга.
Иң киң таралган янгыннарның берсе булып ут белән саксыз эш итү санала. Хөрмәтле Теләче районы халкы һәм кайткан кунаклар! Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре вакытында пиротехник эшләнмәләр белән эш иткәндә аеруча сак булырга чакырабыз. Моннан берничә ел элек кенә, яңа елда күңел-ачу чарасы буларак бенгаль утлар, традицион төрле төстәге кәгазь кисәкләреннән эшләнгән конфетти-шартлаткычлар кулланыла иде. Аларга алмашка башка төр пиротехник эшләнмәләр: петарда, фейерверк, ракетницалар килде.
Шуны онытмагыз барлык төр пиротехника да урамда куллану өчен генә. Мондый төр приотехникаларны сатып алганда, берничә киңәшкә колак салыгыз. Шул вакытта сез яңа 2016 елны каршы алганда төрле бәхетсезлек очракларыннан азат булырсыз.
- Сатып алынган приотехниканы, куркынычсызлык кагыйдәләре язылган инструкция белән танышмыйча кулланырга катгый тыела;
- Салютларны кулда килеш очыртып җибәрмәгез;
- Пиротехник эшләнмәләр янына эшләтеп җибәргәннән соң ике минут чамасы килергә ярамый;
- Пиротехникаларны бернинди очракта да ябык биналарда, фатирда, офисларда кулланмагыз, шулай ук балконнардан салют та җибәрмәгез;
- Әгәр дә пиротехник эшләнмәләр юешләнеп яки дымланган икән, аларны җылытучы приборларда, батарея һәм җылыткычларда киптермәгез.
Пиротехник эшләнмәләрне сатып алганда, аның сертификатын, рус телендә язылган инструкциясен, саклану вакытын тикшереп алыгыз. Аларны сайлаганда, пиротехниканың тышкы кыяфәтенә игътибар итегез. Сытылган, юешләнгән, ярылган урыннары булган корпуслы һәм фитильле эшләнмәләрне кулланырга ярамый. Пиротехник эшләнмәләрне сатып алганда сез шуны исегездә тотырга тиешсез, аларның составындагы янучы матдәләр һәм күкерт куркыныч. Аларны дөрес кулланмаганда һәм сакламаганда, пиротехник эшләнмәләр тиз арада кабынып китеп янгын китереп чыгарырга яки җәрәхәт ясарга мөмкин.
Бу гади генә кагыйдәләрне никадәр дөрес куллансагыз, сезнең яңа ел бәйрәмнәре шулкадәр күңелле һәм матур үтәр.
Ленар Хәкимуллин,
Теләче һәм Саба районнары буенча күзәтчелек хезмәте бүлеге баш белгече

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев