12 август 2026 яңалыклары
-
12 август - Хәрби - һава көчләре көне
Бүген илебез Хәрби-һава көчләре көнен билгеләп үтә. Теләченең Хәрби Дан аллеясында, бу уңайдан, чара узды.
-
Бүген яшенле яңгырлар һәм +26 градуска кадәр җылы көтелә
Бүген, 12 август көнне, Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, төнлә явым-төшемсез, көндез һәм кичен урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
-
«Халык участковые 2026» бәйгесе бара
11 августтан «Халык участковые»Бөтенроссия конкурсының беренче төбәк этабы старт алды.
-
Сливадан кайнатма
1 кг сливага 1,2 кг шикәр комы кирәк булачак.
-
Метшин балалар мәйданчыгы төзегән казанлыларга рәхмәт белдерде
Илсур Метшин Казанның Идел буе районындагы «Старые Горки» торак массивында төзелгән балалар мәйданчыгын күчмә киңәшмәдә грант ярдәме, администрация һәм халыкның шәхси активлыгы нәтиҗәле хезмәттәшлегенең яхшы үрнәге дип атады.
-
Татарстан мәктәпләре өчен 2 млн сумлык «Физик-химик алгарыш » гранты расланды
Мәктәп укытучыларына ярдәм итү кысаларында, шулай ук табигый фәннәрне укытуның сыйфатын күтәрү һәм республикада сыйныфтан тыш эшчәнлекне үстерү өчен яңа грант — «Мәктәптә физик-химик алгарыш» расланды. Татарстан премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карар республиканың рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.
-
Татарстан Үзбәкстанга һәлак булганнарның гәүдәләрен алып кайтуда ярдәм итәчәк
Түбән Камага пилотсыз очкычлар һөҗүме вакытында һәлак булган гражданнарның гәүдәләрен җибәрүне оештыру өчен Үзбәкстаннан махсус эш төркеме килде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча республика хезмәттәшләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтә — кирәкле мәгълүматлар җыюда, шул исәптән зыян күрүчеләрнең хәле турында, һәм мәетләрне Ватаннарына ташуда.