16 гыйнвар 2026 яңалыклары
-
Көрәш Федерациясе Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр
Алабуга шәһәрендә көрәш буенча Татарстан чемпионаты бара.
-
Пензада эшләнгән куркыныч Aloe Vera эчемлеген сатуны тыйганнар
«ВЕЛЬТА-ПЕНЗА» ҖЧҖнең җитештерелгән куркыныч Aloe Vera эчемлегенең 16 шешәсен Яр Чаллының ике кибете киштәләреннән алганнар. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.
-
Районыбыз спортчылары яңа үрләр яулый
Бүген Теләчедә район Беренчелегенә кул көрәше буенча ярышлар узды. 182 укучы катнашкан ярышларны безгә дә күзәтергә туры килде. Спортка гашыйк ике егет белән без дә аралаштык.
-
Мошенниклар 5,6 млрд сумнан артык акча урлаган
Мошенниклар Татарстанда яшәүчеләрдән 5,6 млрд сумнан артык акча урлаган. 2024 ел белән чагыштырганда бу сумма 15 млн сумга кимегән.
-
Татарстанда 26 меңгә якын кеше Чукындырылган суда чумарга тели
Татарстанда «Качману» бәйрәмендә 26 меңгә якын кеше су коенырга тели. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең су объектларында кешеләрнең куркынычсызлык бүлеге башлыгы Регина Гаязова сөйләгән.
-
Кул көрәше буенча район Беренчелеге башланып китте
Хәзерге сәгатьләрдә, «Батыр» спорткомплексында, кул көрәше буенча Теләче районы Беренчелеге башланып китте.
-
Татарстан стационарларында чиратны киметү чараларын расладылар
Татарстанда 2026-2028 елларга исәпләнгән стационарларда Татарстанның өлкән яшьтәге кешеләре һәм инвалидларның яшәү шартларын яхшырту һәм чиратларны кыскарту буенча кайбер чаралар расланды. Хөкүмәт карары хокукый порталда бастырылды.
-
Караширмә апалары да изге эштә
Караширмә авылының уңган апалары һәм кызлары егетләребезгә теләкләр тели-тели токмач кисә.
-
Теләчедә картинг буенча районара ярышлар узачак
Якшәмбе, ягьни 18 гыйнвар көнне районыбызда, Теләче районы башлыгы Кубогына картинг буенча ярышлар узачак.
-
Әлеге изге эшкә, бүтән авыллар да кушыла ала!
Ямбулат авылында махсус хәрби операциядәге егетләребезгә җибәрү өчен токмач кисү эшен башлап җибәрделәр.
-
Салкыннар чигенми
«Яндекс Погода» сервисы мәгълүматлары буенча, якын көннәрдә һава температурасы үзгәрешләр көтә. 17 гыйнварга каршы төндә 20 градуска кадәр суытачак, ә көндез шимбә көнне -16 градус көтелә. Якшәмбе көнне салкын бераз чигенә: төнлә -16 һәм көндез -10.
-
ТР мөселманнары Диния нәзарәте Рамазан ае хөрмәтенә конкурс игълан итә
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тиздән Рамазан ае хөрмәтенә биналарның фасадларын иң яхшы бизәүгә конкурска гаризалар кабул итә башлау турында игълан итте. Чара республикада инде дүртенче тапкыр уздырылачак, дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.