Пензада эшләнгән куркыныч Aloe Vera эчемлеген сатуны тыйганнар
«ВЕЛЬТА-ПЕНЗА» ҖЧҖнең җитештерелгән куркыныч Aloe Vera эчемлегенең 16 шешәсен Яр Чаллының ике кибете киштәләреннән алганнар. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Элегрәк «Гадел билге» маркировкасы системасы Роспотребнадзор кушуы буенча Aloe Vera татлы эчемлегенең дүрт төрен сатуны туктаткан иде, эчемлектә, фаразланганча, ацетон табылуы турындагы мәгълүмат таралды.
Көндәлек мониторинг барышында Роспотребнадзор идарәсе белгечләре эчемлекнең Чаллы проспекты, 9А һәм Казан проспекты, 106 адреслары буенча ике кибеттә сатылуын ачыклаган.
Кибетләрендә куркыныч продукция сатылган эшмәкәрләргә карата административ эшләр кузгату турында Карар кабул ителгән, дип хәбәр итә «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев