Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

ТР мөселманнары Диния нәзарәте Рамазан ае хөрмәтенә конкурс игълан итә

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тиздән Рамазан ае хөрмәтенә биналарның фасадларын иң яхшы бизәүгә конкурска гаризалар кабул итә башлау турында игълан итте. Чара республикада инде дүртенче тапкыр уздырылачак, дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.

Конкурста катнашу өчен гаризаны 20 гыйнвардан 18 февральгә кадәр бирергә мөмкин. Төп бүләк – «ТР мөселманнары Диния нәзарәте Хаҗ " рәсми хаҗ-операторыннан хаҗга юллама булачак, дип игътибар иттеләр мөфтияттә.

Конкурста републиканың  иҗтимагый, коммерциячел, коммерциячел булмаган, шәхси, бюджет һәм дини оешмалары, шулай ук физик затлар катнаша ала. Кафе һәм рестораннарны, кибет һәм сәүдә үзәкләрен, салоннарны, мәчетләрне, уку йортларын, китапханәләрне, офис биналарын, урам мәйданчыкларын, яшәү урыннарын һәм башкаларны бизәү каралачак. 

Конкурста катнашуга гаризалар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: muslimmol.ru/nurlyramazan

Белешмәләрне 9дан 17 сәгатькә кадәр 8 (843) 237-86-18 телефоны буенча алырга була. 

Чыганак:татаринформ.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев