17 октябрь 2015 яңалыклары
-
Татарстанда яңгыр көтелә
Синоптиклар фаразына караганда, иртәгә, 18 октябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә урыны белән, ә көндез республиканың күпчелек районнарында яңгыр һәм пыскак яңгыр рәвешендә явым-төшемнәр ихтимал. Җил көнбатыштан, талгын. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы 0-4 градус җылы тәшкил итәчәк, көндез 4-9 градуска кадәр җылытачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеология һәм әйләнә-тирә...
-
"Татар кызы-2015" Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе билгеле булды
Чиләбе каласында кичә үткәрелгән "Татар кызы-2015" Бөтенроссия гүзәллек һәм сәләтлелек конкурсы финалы җиңүчене билгеләде. 11 төбәкнең 12 чибәр, булдыклы һәм талантлы татар кызы арасыннан җиңүче "Трактор" боз аренасында 7 меңлек тамашачы алдында гала-концертта игълан ителде, дип бүген кич хәбәр итте"ЧилябинскСегодня" Чиләбе өлкәсе Хөкүмәте матбугат үзәгенә сылтама белән. "Татар-информ" МА алдан...
-
Мәскәүдә танылган актер Евгений Леонов һәйкәлен металлга тапшырганнар
Легендар артист дип тормаганнар металлга тапшырганнар. Мәскәүдә танылган актер Евгений Леонов һәйкәлен урлаганнар. Караклар бронза һәйкәлне кисеп акча эшләргә ниятләгән була. Полиция хезмәткәрләре "кәкре кулларның" эзенә тиз төшкән. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара. Кем белә, бәлкем караклар һәйкәлдә "Джентльмены удачи"дагы "Доцент" образын бәлкем абайламый калганнардыр?! intertat.ru
-
17 яшьлек студентның үз-үзенә кул салуы буенча тикшерү уздырыла
Татарстанда Казан вузларының берсендә белем алган 17 яшьлек студентның үз-үзенә кул салуы буенча тикшерү уздырыла Кичә көндез Казанның Нагорный бистәсендә "Татпотребсоюз" бакчачылык ширкәте яныннан 300 метр ераклыкта урман посадкасында 17 яшьлек яшүсмернең гәүдәсе табылган. Егетнең гәүдәсе янында, шулай ук, документлары һәм шәхси әйберләре салынган сумкасы һәм үлеме алдыннан калдырган язуы...
-
Октябрьнең 15 көнендә Татарстанда транспорт һәлакәтләрендә 37 кеше һәлак булган
Октябрьнең 15 көнендә Татарстанда транспорт һәлакәтләрендә 37 кеше һәлак булган, 255е җитди имгәнгән, җәрәхәтләнгән. Сәфәрдә үлүчеләрнең 3се һәм тән казасына дучар ителүчеләрнең 86сы Казанда бәлагә тарган. Казанның ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүмат буенча, Татарстан башкаласының Киров районында кичә кич юлда кеше үлеменә китергән транспорт һәлакәте була. "Porsche Cayenne" машинасы...