Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

17 яшьлек студентның үз-үзенә кул салуы буенча тикшерү уздырыла

Татарстанда Казан вузларының берсендә белем алган 17 яшьлек студентның үз-үзенә кул салуы буенча тикшерү уздырыла Кичә көндез Казанның Нагорный бистәсендә "Татпотребсоюз" бакчачылык ширкәте яныннан 300 метр ераклыкта урман посадкасында 17 яшьлек яшүсмернең гәүдәсе табылган. Егетнең гәүдәсе янында, шулай ук, документлары һәм шәхси әйберләре салынган сумкасы һәм үлеме алдыннан калдырган язуы...

Татарстанда Казан вузларының берсендә белем алган 17 яшьлек студентның үз-үзенә кул салуы буенча тикшерү уздырыла

Кичә көндез Казанның Нагорный бистәсендә "Татпотребсоюз" бакчачылык ширкәте яныннан 300 метр ераклыкта урман посадкасында 17 яшьлек яшүсмернең гәүдәсе табылган. Егетнең гәүдәсе янында, шулай ук, документлары һәм шәхси әйберләре салынган сумкасы һәм үлеме алдыннан калдырган язуы булган. Әлеге факт буенча РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү органнары тарафыннан башлангыч тикшерү үткәрелә.

Якынча мәгълүматларга караганда, егет гәүдәсе табылганнан берничә көн алда үз-үзенә кул салган. Казан югары уку йортларының берсендә белем алган, абыйсы белән яшәгән.

Хәзерге вакытта фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән чаралар уздырыла. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк, дип хәбәр итәләр Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X