Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Октябрьнең 15 көнендә Татарстанда транспорт һәлакәтләрендә 37 кеше һәлак булган

Октябрьнең 15 көнендә Татарстанда транспорт һәлакәтләрендә 37 кеше һәлак булган, 255е җитди имгәнгән, җәрәхәтләнгән. Сәфәрдә үлүчеләрнең 3се һәм тән казасына дучар ителүчеләрнең 86сы Казанда бәлагә тарган. Казанның ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүмат буенча, Татарстан башкаласының Киров районында кичә кич юлда кеше үлеменә китергән транспорт һәлакәте була. "Porsche Cayenne" машинасы...

Октябрьнең 15 көнендә Татарстанда транспорт һәлакәтләрендә 37 кеше һәлак булган, 255е җитди имгәнгән, җәрәхәтләнгән. Сәфәрдә үлүчеләрнең 3се һәм тән казасына дучар ителүчеләрнең 86сы Казанда бәлагә тарган.

Казанның ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүмат буенча, Татарстан башкаласының Киров районында кичә кич юлда кеше үлеменә китергән транспорт һәлакәте була. "Porsche Cayenne" машинасы белән идарә итүче 51 яшьлек хатын-кыз Набережная һәм Боевая урамнары чатында 14нче модельдәге "Lada" автомобилен бәрдергән. 23 яшьлек егет идарә иткән "Lada", бәрелү нәтиҗәсендә, "КамАЗ" йөк машинасы килә торган каршы як юлга чыга... Җиңел машина йөртүченең баш миенә, баш сөягенә зыян килеп, хастаханәгә озатыла, әмма табиблар аның гомерен саклап кала алмый: егетнең җәрәхәтләрдән сәгать 21.20дә гомере өзелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X